news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч юл һәлакәтендә внедорожник пассажиры үлгән

news_top

Магадан өлкәсендәге Колыма трассасының 1753 нче километрында внедорожник катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Машинаның 71 яшьлек пассажиры үлгән. Бу хакта төбәк Дәүләт автоинспекциясенең телеграм-каналында хәбәр иттеләр, дип яза «Рен-ТВ».

«Якынча мәгълүматларга караганда, Toyota Land Cruiser 200 автомобиленең 58 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан. Нәтиҗәдә транспорт чарасы ауган», – диелә хәбәрдә.

«Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәндә пассажир инде үлгән булган. Машина йөртүче җәрәхәтләр алган, аны, медицина ярдәме күрсәтү өчен, хастаханәгә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар