news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч янгында ир белән хатын һәлак булган, 12 яшьлек малай котылган

news_top
Коточкыч янгында ир белән хатын һәлак булган, 12 яшьлек малай котылган
38.mchs.gov.ru

23 март төнендә Иркутск өлкәсенең Шелехов районындагы Баклаши авылында янгында 2 кеше һәлак була. Кызганычка, агач йортта янгынны бик соң күреп алалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Утны күргәч, күршеләр коткаручыларга хәбәр итә. Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, бинаны ут чолгап алган була инде. Янгын күршедә тора торган гаражга күчү куркынычы була. Ачык янгынны 1 сәг 12 минутта сүндерәләр.

Яна торган йорттан 12 яшьлек малайның чыгып котылуы – могҗиза, диелә бу хәбәрдә. Бала пешкән, аны «ашыгыч ярдәм» белән хастаханәгә алып киткәннәр.

Янгында баланың анасы һәм үги атасы үлә. Әни кешегә 36 яшь, ир-атка 38 яшь була.

Янгын электр чыбыгында кыска ялганыштан килеп чыккан, дигәннәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар