Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзәк өзгеч фаҗига»: коточкыч янгында 4 бала һәлак булган

news_top_970_100
«Үзәк өзгеч фаҗига»: коточкыч янгында 4 бала һәлак булган
Хабаровск крае прокуратурасы

«Балаң үлүдән дә куркынычрак бернәрсә дә юк. Балаларын югалткан ата белән ананың кайгысын күз алдына китереп булмый. Балалар янгында үлү, тереләй яну, яки сулыш ала алмау… Хабаровск краенда үзәк өзгеч фаҗига булган. Биредә 4 бала янып үлгән, аларның кечесенә әле 2 яшь тә тулмаган», – дип яза «Комсомольская правда».

18 октябрьгә каршы төндә Нанай районының Синда авылында фаҗига була. Төнге икеләр тирәсендә агач йорт яна башлый. Коткаручылар килгәндә, бер катлы йортны ялкын тулысынча чолгап алган була инде. Түбәсе дә җимерелеп төшкән. Янгынны 03.36 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр.

 

Фото: © Хабаровск крае прокуратурасы

Мәрхүм балалар 2008, 2013, 2017 елда туган, иң кечесе әле былтыр гына дөньяга килгән, аңа 2 яшь тә тулмаган.

Җинаять эше ачылган, фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Хабаровск өлкәсе буенча прокуратура да әлеге эшне контрольгә алган. Якынча белешмә буенча, янгын җылыту җайланмаларын дөрес файдаланмау аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, фаҗига вакытында балалар өйдә үзләре генә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100