Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч янгында авыл мулласы Наил хәзрәт бөтен гаиләсе белән – 4 кеше янып үлгәннәр

news_top_970_100
Коточкыч янгында авыл мулласы Наил хәзрәт бөтен гаиләсе белән – 4 кеше янып үлгәннәр

Башкортстанның Благовар районы Иске Күчәрбай авылындагы янгында 74 яшьлек мулла Наил хәзрәт Нәбиуллин, аның 67 яшьлек хатыны, 45 яшьлек үги улы һәм 16 яшьлек оныгы – барлыгы 4 кеше янып үлгән.

Фаҗига булган урынга Башкортстанның вице-премьеры да килгән, дип яза UFA1.RU.

Йорт тулысынча янып беткән. «Әйбәт гаилә иде», – дигән Күчәрбай авыл җирлеге башлыгы Радик Фәрхетдинов. Мулла гаиләсе белән берничә ел элек Үзбәкстаннан күченеп кайткан булган, авыл халкының ихтирамын казанган.

Йортта янгын турында хәбәр итү системасы булмаган. Җинаять эше кузгатылган. Янгын тәмәке төпчегеннән чыккан булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. 45 яшьлек ир тәмәке тарта торган булган, янгын булган урында төпчек табылган һәм ул экспертизага җибәрелгән.

5-8 метрлы йорт, мунча һәм абзарлар янган. Янгын сүндерүчеләр утның башка йортларга үрләвен булдырмый калдырган – йорт тулысынча янып беткән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 май 2023
    Исемсез
    Аллаһы сакласын берүк. Миңа бик странно тоела, халык, йорт янып беткән, тәмәке төпчеге язмаган, ул төпчек тимердән булганмы әллә?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100