Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч: Сочига турнирга килгән шахматчы кызны этләр талап үтергән 

news_top_970_100
Коточкыч: Сочига турнирга килгән шахматчы кызны этләр талап үтергән 
https://pixabay.com/

Балалар арасында шахмат буенча Россия беренчелегендә катнашырга килгән 12 яшьлек кызны этләр талап үтергән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Моңа кадәр 12 яшьлек катнашучы һәлак булу сәбәпле, Россия Шахмат федерациясе турнирны вакытыннан алда туктатуны игълан итте. Турнир Краснодар краеның Сочи шәһәрендә Лоо микрорайонында уза.  

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, шахматчы кызны этләр талый. Аның мәетен төзелеп бетмәгән йорт мәйданчыгында табалар. Якынча белешмә буенча, мәрхүмә кыз сукбай этне ашатырга маташа. Эт янында көчекләре дә була. Ана эт 12 яшьлек кызны талап бетерә, диелә бу хәбәрдә.

Краснодар крае прокуратурасы белешмәсе буенча, бала ябык территориягә койма аша узып кергән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Якынча белешмә буенча, кыз Сочига турнирга Саратов өлкәсеннән килгән. Буш вакытта ул урамга йөрергә чыга. Койма артында эт белән көчекләрне күрә, аларны ашату өчен койма аша узып керә. Шул чакта овчарка эт кызга ташлана һәм талап үтерә, диелә ведомство хәбәрендә.

Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачылу турында хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 26 апрельдә кич белән кыз бала Сочи шәһәренең Лоо микрорайонындагы Лучезарная урамында урнашкан участокка бара. Бу урын өч яктан гына койма белән әйләндереп алынган була. Биредә 50 яшьлек ир-ат овчарка токымлы зур этләр асрый. Территориядә махсус вольерлар булмый, этләр биредә караучысыз килеш, үзләре иректә йөри. 

Этләр кызга ташлана, аны имгәтеп бетерә. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100