Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч күренеш: бер хатын-кыз туганының мәетен банкка алып килгән, аңа кредит сораган

news_top_970_100

Бразилиядә яшәүче Эрика де Соуза Виейра Нуньес үзенең үлгән абыйсы исеменә кредит алмакчы булган, хәтта Рио-де-Жанейродагы банкка аның мәетен дә алып килгән. Бу хакта «Diario de Noticias» газетасына сылтама белән РБК сайты яза.

Бу хәл Рио-де-Жанейроның Бангу районындагы банкта була. Хатын-кыз 68 яшьлек туганы Пауло Роберто Браганың гәүдәсен инвалид коляскасына утыртып алып керә. Эрика 3 мең евро (301 мең сум тирәсе) кредит алырга теләгән.

Документларны теркәргә килгәч, ул абыйсы исән дип кылана. Социаль челтәрләрдә таралган видеода күренгәнчә, ул Пауло белән сөйләшә, әмма абыйсы аңа җавап бирми.

«Абый, син мине ишетәсеңме? Син имзаларга тиеш. Миңа баш бәласе ясамас өчен имзала, мин башка моңа түзә алмыйм», – дип әйтә хатын мәеткә.

Бер мизгелдә хатын, имза куйдыртыр өчен, абыйсының кулын да күтәреп куеп карый.

Хатын-кызның болай кылануына банк хезмәткәрләре дә шакката.

«Ул гел шулай инде», – ди мәет белән килгән хатын аптырап торган банк хезмәткәрләренә. Үзе мәетнең башын арттан тотып тора.

Хезмәткәрләр полиция чакырта. Эриканы тоткарлыйлар, урлау омтылышы, мошенниклык, шулай ук мәетне мыскыл итү өчен аны кулга алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100