news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч! Казанда машина торбалар чокырына төшеп киткән – видео

news_top
Коточкыч! Казанда машина торбалар чокырына төшеп киткән – видео
видеодан скриншот
Фото: https://tatarstan24.tv

Казанда торбалар ремонтлый торган чокырга машина төшеп киткән. Йөртүче могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл Даурская урамында була. «Škoda» машинасы белән идарә итүче ир-ат идарәсен югалта һәм траншеяга төшеп китә. Бу урынга телеканал хәбәрчесе барган.

Бәхеткә, машина йөртүче исән, ләкин машина бик җитди җимерелгән. Хуҗа сүзләренчә, ул автомобильне күптән түгел генә алган, әле КАСКО полисын да рәсмиләштерергә өлгермәгән.

Йөртүче сүзләренчә, авария өчен эшчеләр җаваплы. Алар куркыныч урында тиешле коймалар урнаштырмаган. Хәзер хуҗага җимерек машинаны төзәтү өчен шактый чыгымнар таләп ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар