news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч һәлакәт: мәктәп автобусы йөк машинасына бәрелеп, 19 бала һәлак булган (видео)

news_top
Коточкыч һәлакәт: мәктәп автобусы йөк машинасына бәрелеп, 19 бала һәлак булган (видео)

Көньяк Африка республикасында коточкыч фаҗига булган. Квазулу-Натал провинциясендә, Понгола дигән шәһәр янында балалар утырткан микроавтобус йөк машинасына маңгайга маңгай бәрелешкән. Нәтиҗәдә 19 бала һәм тагын ике өлкән кеше һәлак булган. Балалар 5 тән алып 12 яшькә кадәр, дип яза The Southafrican сайтты.

Йөк машинасы башка бер машинаны узып китәр өчен тизлекне арттырган һәм каршы якка чыккан, идарәне югалткан һәм микроавтобуска бәрелгән, дип хәбәр итәләр.

Һәлакәттән соң, машина йөртүче кабинасыннан чыга һәм, башка йөк машинасын туктатып, аңа утырып кача.

Йөртүчене полиция эзли.

Һәлакәтнең видеосы (Көньяк Африка республикасында сул яклы хәрәкәт): 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар