news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч фаҗига: пляжга яшен суккан, һәлак булучылар санын ачыклыйлар

news_top

Тула өлкәсенең Алексенский районында пляжга яшен суккан, кешеләр һәлак булган. Бу турыда РИА «Новости» яза.

Россия Тикшерү комитеты фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Һәлак булучыларның төгәл саны ачыклана, диелә хәбәрдә.

«SHOT» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, фаҗига «Шахтер» отель-паркы пляжында булган. Һәлак булучыларның берничәсе суда, 1 хатын-кыз ярда торган, тагын 6 кеше зыян күргән, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак РИА «Новости» хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, пляжга яшен сукканнан соң, 3 кеше һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар