Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч фаҗига: «Әтисе улының гәүдәсен туракларга маташкан»

news_top_970_100
Коточкыч фаҗига: «Әтисе улының гәүдәсен туракларга маташкан»
https://mosobl.sledcom.ru/

Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә өлкән яшьтәге ир-ат улын үтереп, мәетен туракларга маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якшәмбе көндез Большое Щапово авылы янында очраклы узып баручылар чама белән 30 яшьлек ир-ат мәетен таба. Аның аяклары бәйләнгән, бер кулының чугы киселгән була. Ир-ат корсагына атып үтерелгән.

Видеокүзәтү камералары язмаларын карагач, мәетне юл буенда ташлап калдырган кешене ачыклыйлар. Оперативниклар Клин шәһәрендә яшәүче 68 яшьлек пенсионерны таба. Мәет аның улы булып чыга.

Тикшерү версиясе буенча, өлкән яшьтәге ир-ат улын табын корып утырганда үтергән.

Тоткарланган ир-ат үзе әле дә дәшми, күрсәтмәләр бирүдән баш тарта, гаебен танымый.

2 ир-ат яши торган шәхси йортта кан эзләрен юган урыннар табыла. Алар мәрхүмнең биредә үлүен раслый. Өстәвенә, экспертлар аны нәкъ менә тоткарланган кеше коралыннан атып үтерелүен дә ачыклый.

Күршеләре сүзләренчә, пенсионер ир-ат тәҗрибәле аучы була, өйдә 3 мылтык та табыла. Соңгы арада ул бик каты эчеп йөри. Кайчакта улы белән дә эчәләр, улы беркайда да эшләми, очраклы шабашкаларга гына бара.

«Исерек пенсионер улын үтергәч, мәетне туракларга маташкан, ләкин кулын өзеп ала алмаган, кискән килеш кенә калдырган, аннары шәһәр читенә алып чыгарга булган. Мәетне төнлә йөк сала торган прицеп белән илткән, анда кан эзләре табылган. Клиннан 20 км чамасы ераклыкта пенсионер мәетне юл кырыена ташлап калдырган», – дигән «КП» чыганагы.

Үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Пенсионер ир-атка 15 елга елга иректән мәхрүм ителү яный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100