Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Судагы фаҗига: әнисе белән кызы батып үлгән, тагын бер бала хастаханәдә

news_top_970_100
Судагы фаҗига: әнисе белән кызы батып үлгән, тагын бер бала хастаханәдә
https://pixabay.com/

4 августта Сургут шәһәрендә Черная елгасында 12 яшьлек кыз һәм аның анасы батып үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ханты-Манси автономияле округы прокуратурасы белешмәсе буенча, Сургутта яшәүче хатын ике баласы белән сулык янына килә. Шунысы да искәртелә: Черная елгасында су коенырга ярамый.

«Су коенганда хатын-кыз һәм аның балигъ булмаган яшьтәге кызы батып үлә. Икенче баласын хастаханәгә китергәннәр», – дигәннәр ведомствода.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Прокуратура вәкилләре су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү буенча законнар үтәлешен тикшерә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, дәлилләр җитәрлек булса, җинаять эше ачылачак, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ тикшерүчеләргә сылтама белән хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатын 1988 елда туган. Ул 2017, 2012 һәм 2010 елларда туган өч баласы белән су коенырга килгән. Әни кеше кече баласын яр буенда калдырып торган, олыраклары белән суга кергән. 

Бераздан шаһитлар хатынның улы ярдәм сорап кычкырганны ишеткән. Улы әнисе һәм апасы батып үлүен әйткән, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100