Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коточкыч чибәрлек»: «Миссис Россия» бәйгесендә җиңгән хатынның фотолары шау-шу чыгарды

news_top_970_100
«Коточкыч чибәрлек»: «Миссис Россия» бәйгесендә җиңгән хатынның фотолары шау-шу чыгарды

Мәскәүдә узган «Миссис Россия» бәйгесе нәтиҗәләре халык арасында шау-шу куптарды. Бәйгедә җиңгән Наталья Оскарның фотолары җәнҗал чыгарды. Кешеләр Натальянең шундый кыяфәт белән ни рәвешле җиңүче таҗы алуына гаҗәпләнә.

Социаль челтәрләрдә «ни өчен бу хатын җиңде» дип шау-шу куптаралар. «Жюрида хатын-кызларны күралмаган импотентлар утыра», – дип тә язып бетергәннәр. 

Наталья – Ерак Көнчыгыштан. Аның ире – миллиардер Роман Безматерных икән, аның төзелеш материаллары сату буенча тулы бер бизнес-империясе бар. Романның бер фирмасы әлеге матурлык бәйгесенең спонсоры булган.

Социаль челтәрдә бу яңалыкка язылган комментарийларда да бу җиңүнең сатып алынган булуына һәм Натальянең «чибәрлегенә» «төрттергәннәр».

Социаль челтәрләрдә хатын-кызлар Наталья исеменнән, ягъни ул булып, төртмәле комментарийлар язалар:

«Бу бәйгене миңа ирем сатып алды»,

«Бу иреннәрне дә миңа ирем сатып алды»,

«Минем өчен тавышларны да ирем сатып алды»… Берсе исә: «Бу – уңышлы сатып алу түгел», – дип яза.

Кыскасы, матурлык куркыныч көчкә ия.

Бәйгедә Россиянең 82 төбәгеннән ханымнар алышкан, иң өлкәненә 62 яшь булган. Бар да гадәттәгечә – коену костюмнарыннан, кичке күлмәкләрдән чыгышлар, презентация. 

Наталья Оскар Ерак Көнчыгышта яши, инглиз теле укытучысы булып эшли, җырлар да яза. Бер җырын – «Мин синеке, «Миссис Россия» дигәнен – бәйгедә дә җырлаган. Шул җыры өчен беренче урын бирелде, дип тә аңлатканнар. Җиңүчегә Балига сәяхәт һәм дөнья күләмендәге теләсә нинди бер конкурста катнашу мөмкинлеге бүләк иткәннәр.

Наталья үзен тәнкыйтьләүләргә бүген җавап бирде. «Мин үзем турында комментарийларны укымыйм. Аларда эшем юк. Башкаларның фикере мине борчымый. Мин артка борылмыйча, дәшми генә үз максатыма барам», – дигән ул «Вечерня Москва»га.

Натальяның бәләкәй кызы да бар һәм ул ире, кызының фотоларын социаль челтәрдә куеп бара. Фотоларда – ул матур гына ханым. Ә бәйгедә – бөтенләй башка… Кыскасы, Наталья фотошопны бик яхшы үзләштергән, дияргә була. Шуңа да социаль челтәрләрдә «жюри, бәлки, аның аккаунтындагы фотолары өчен тавыш биргәндер» дип язалар.

Кыскасы, фотоларны чагыштыра аласыз. 

Натальяның аккаунтындагы фотолар

Фото: © социаль челтәрләрдән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100