news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән

news_top
Коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән
Фото: https://t.me/omsk_police

Омск – Красноярск юлында авариядә 3 кеше үлгән, 2 кеше имгәнгән. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Омск өлкәсе буенча идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фаҗига бүген көндезге берләр тирәсендә була.

«Сузуки» машинасы белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә. Омск – Красноярск юлының 33нче километрында ул каршы як полосага чыга. Биредә «Сузуки» «УАЗ» машинасына бәрелә. «УАЗ» белән 1979 елда туган ир-ат идарә итә.

Бәрелешкәч, «УАЗ» юлы кырыена төшеп китә һәм яна башлый.

«УАЗ» йөртүчесе, салондагы пассажир – 2003 елда туган ир-ат, шулай ук «Сузуки» пассажиры – 1979 елда туган хатын-кыз һәлак була.

Тикшерү эшләре билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Фото: © https://t.me/omsk_police

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар