Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә һәлак булган мәдәният йорты хезмәткәре Таңсылуның ике кызы ятим калган

news_top_970_100
Коточкыч авариядә һәлак булган мәдәният йорты хезмәткәре Таңсылуның ике кызы ятим калган
Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Салават районында урман ташый торган машина белән авариядә 38 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Аның Моразым авылы мәдәният йорты хезмәткәре Таңсылу Ш. булуы турында newsbash.ru хәбәр итте.

Мәрхүмәнең балигъ булмаган яшьтәге 2 кызы ятим калган.

Таңсылу балачактан иҗат белән шөгыльләнә, Учалы сәнгать һәм мәдәният училищесын тәмамлый, Баймакта Балалар иҗаты үзәгендә эшли, былтыр февральдә Морадым авылы мәдәният йортына мәдәни оештыручы булып урнаша. Хезмәттәшләре аны бары тик яхшы яктан гына искә ала.

Авария 15 гыйнварда Салават районында трассада була. Chery Very идарәсен югалта һәм каршысына килгән «Газель» машинасына бәрелә. Аннары 2 машина да якында туктаган урман ташый торган фурага бәрелә. Chery Very машинасын йөртүче 37 яшьлек ир-ат, аның 12 яшьлек улы һәм туганы – 38 яшьлек Таңсылу урында һәлак була. Машина йөртүченең 38 яшьлек хатынын, 39 яшьлек тагын бер пассажир ир-атны хастаханәгә озаталар. «Газель» йөртүчене дә хастаханәгә салалар.

Соңрак ачыкланганча, фаҗигагә очраган гаилә Мәчетле районыннан кунактан кайтып бара торган була. Алар әни-әниләренә барган.

  • Башкортстанда фаҗига: берничә машина бәрелешкән, өч кеше үлгән, дип язган идек.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100