news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә биш кеше янып үлгән

news_top
Коточкыч авариядә биш кеше янып үлгән
https://t.me/omsk_police

Омск өлкәсендә юл һәлакәтендә 5 кеше янып үлгән. Бу турыда Омск прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Машина салонында үлгән кешеләрнең икесе балигъ булмаган яшьтә.

Фаҗига Омск – Черлак юлының 96нчы километрында булган. 4 пассажир утырган Chevrolet Cruze каршы як полосага чыккан һәм Toyota Hiace белән бәрелешкән.

Бәрелгәч ут капкан Chevrolet Cruze машинасын йөртүче дә, аның 4 пассажиры да – 2 хатын-кыз һәм 2 балигъ булмаган бала һәлак булган.

«Тойота» йөртүчесен хастаханәгә китергәннәр, диелә хәбәрдә.

Омск буенча Эчке эшләр министрлыгы «Телеграм» каналда хәбәр иткәнчә, авария бүген 16.35 сәгатьтә була. «Шевролет Круз» белән дә, «Тойота Хайс» белән дә 1981 елда туган ир-атлар идарә иткән. «Шевролет» машинасындагы пассажирлар 1989 һәм 1999 елларда туган хатын-кызлар, 2005 һәм 2016 елларда туган балалар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар