Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә бер гаиләдән биш кеше үлгән

news_top_970_100
Коточкыч авариядә бер гаиләдән биш кеше үлгән
видеодан скриншот

Иркутск районында 5 кешелек гаилә юл һәлакәтендә үлгән. Ике хатын-кыз, бер ир-ат һәм ике бала бер машинада булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Әниләре рульдә, Саня пассажир утыргычында, Галя белән балалар артта утырды», – ди видеода сөйләүче ир-ат.

Балаларга 9 һәм 11 яшь булган.

26 апрельдә көндез машина Марков бистәсеннән чыга. Борылышта ул каршы як полосага кереп китә һәм Fuso Canter йөк машинасына бәрелә. Җиңел машина белән олы яшьтәге хатын идарә итә. Авария мизгелен видеорегистратор төшереп алган.

«Без Иркутскидан Марков бистәсендә бара идек. Каршыга Mazda Demio килеп чыкты. Ни булгандыр белмим», – ди исән калган машина йөртүче ир-ат.

Мәрхүмнәр гаиләсе рульдәге хатынның ире – бабаларын җирләргә барган.

«Галяның ботинкасы өзелгән, Саня очып чыккан, ул машинада булмаган, диләр», – ди гаиләнең танышы.

Балалар укыган мәктәп коллективы ярдәм җыя. Авария сәбәпләре ЮХИДИ ачыклый. Бер версия буенча, һава шартлары начарланган – көчле буран булган. Тик ЮХИДИ инспекторлары сүзләренчә, җиңел машинага кышкы резиналар куелган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100