Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә алты кеше һәлак булган

news_top_970_100
Коточкыч авариядә алты кеше һәлак булган
Фото: Саратов өлкәсе буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

Саратов өлкәсендә 28 февраль төнендә коточкыч авария була. Лысогорский районында юл һәлакәтендә 6 кеше үлә, аларның өчесе Башкортстанда яшәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Гремячий бистәсенә борылышта «ВАЗ-2112» һәм «Лада Гранта» бәрелешә.

«Лада Гранта» машинасында 3 кеше – йөртүче һәм ике пассажир, «ВАЗ-2112» машинасында Башкортстанда яшәүче 3 кеше – 39 яшьлек йөртүче, 40 һәм 44 яшьлек ике пассажир һәлак була. «ВАЗ-2112» машинасында 44 яшьлек пассажир исән кала, аны хастаханәгә озатканнар.

«Лада Гранта» белән идарә итүче 30 яшьлек ир-ат – Азәрбайҗан кешесе. Якынча белешмә буенча, февраль башында бу кешене наркотиклардан исерек килеш тотканнар, эшне судка тапшырганнар. Аңа минималь штраф салганнар, илдән кумаганнар.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100