Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә 2 кеше үлгән, 12 кеше имгәнгән

news_top_970_100
Коточкыч авариядә 2 кеше үлгән, 12 кеше имгәнгән
https://t.me/mchskbr

Бүген 15.00 сәгатьтә Прохладный – Баксан – Эльбрус федераль юлының 35нче километрында юл һәлакәтендә 2 кеше үлгән, 12 кеше имгәнгән. Бу турыда Кабарда-Балкар Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Телеграм» каналында хәбәр ителә.

Тырныауз һәм Бедык торак пунктлары янында пассажирлар ташый торган «Газель» белән «БМВ» җиңел машинасы бәрелешә. Пассажир автобусы «Нальчик – Тырныауз» маршруты буенча бара.

Авариядә 2 кеше җитди имгәнә һәм һәлак була.12 кеше имгәнә, аларны Эльбрус районы үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Урында экстрен хезмәтләр эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100