26 сентябрьдә Туймазы районында кичке сәгатьтә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Ике машина бәрелешкән. 1 кеше шунда ук үлгән, 5 кеше зыян күргән. Алар арасында 4 бала булган. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рахмәтуллин социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, пациентларны Туймазы район хастаханәсенә китергәннәр. Бу хакта «Башинформ» яза.
«Бүген 5 яшьлек бала аңына килмичә вафат булды. Өч пациент уртача авыр хәлдә, бер пациент авыр хәлдә. Кичә санитария авиациясе аны Республика балалар клиник хастаханәсенә китерде. Ул балалар хирургиясе бүлегендә дәвалануын дәвам итә», – дип хәбәр иткән министр.
«Башинформ» ачыклаганча, 4 балалы гаилә «Лада Ларгус» машинасында Межгорье шәһәре ягыннан хәрәкәт иткән. Автомобиль каршыга килгән Geely Monjaro белән бәрелешкән. «Ларгус» пассажиры булган хатын-кыз шунда ук үлгән, калганнарны хастаханәгә алып киткәннәр. 5 яшьлек балага ашыгыч операция ясаганнар, әмма сабыйны коткарып калып булмаган.