Коточкыч юл һәлакәтендә яшь ярымлык баланы махсус кресло коткарып калган
Башкортстанның Кырмыскалы районында "ундүртле" һәм "туксан тугызлы" ике машина бәрелешкән.
Бу турыда "Башинформ" хәбәр итә.
Нәтиҗәдә "ундүртле"нең 48 яшьлек йөртүчесе урында ук һәлак булган. Икенче машинадагы 32 яшьлек йөртүче һәм аның 21 яшьлек хатыны каты имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар.
Бу гаиләнең яшь ярымлык баласы махсус креслода утырган. Бәхеткә, бала зыян күрмәгән.