Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч юл һәлакәтендә биш кеше янып үлгән

Иртәнге биш тирәсендә трассадан баручы иномаркалар кара-каршы бәрелешкән һәм аларга ут капкан.

news_top_970_100
Коточкыч юл һәлакәтендә биш кеше янып үлгән
Воронеж шәһәре янындагы һәлакәттә биш кеше янып үлгән. Бу турыда  "Вести Воронеж" сайты хәбәр итте.

16 сентябрьдә иртәнге биш тирәсендә "Воронеж-Нововоронеж" юлының 23 нче чакырымында ике иномарка юл һәлакәтенә очраган. Новоусмановский районында булган бу авариядә Volkswagen Jetta белән Audi 100 бәрелешкән. Шуннан соң ике машина да яна башлаган, биш кеше һәлак булган. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.



Volkswagen машинасын йөртүче һәм аның пассажиры, Audi йөртүчесе һәм ике пассажиры шунда ук һәлак булган.

Хокук саклау органнары һәлак булучыларның шәхесләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100