Коточкыч янгында өч балага ис тигән, берсе үлгән
Башкортстанда 22 февральдә булган коточкыч янгын әйләнә-тирәдәге халыкны тетрәндергән.
Торак йортта төнлә янгын чыккан. Бу вакытта өч бала өйдә үзләре генә, әти-әниләре эштә булган. 14 яшьлек кыз, 9 яшьлек малай, 6 яшьлек кыз янгында ыс исеннән бик каты зыян күргән. Хастаханәдә зур кыз үлгән. Кечкенә малай белән кыз хәзер реанимациядә яталар.
Башкортстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, янгын утын белән ягыла торган мичтән килеп чыккан булырга мөмкин.
Башкортстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, янгын утын белән ягыла торган мичтән килеп чыккан булырга мөмкин.