news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч ябыккан Марина Хлебникова фанатларын куркуга салган - фото

Коточкыч ябыккан Марина Хлебникова фанатларын куркуга салган - фото

news_top
Коточкыч ябыккан Марина Хлебникова фанатларын куркуга салган - фото
Җырчы Марина Хлебникова бик нык ябыккан. Ул дусты Александр Песков концертында тамашачы каршына чыккан булган. Аны күргән фанатлары куркуга калган. Бу фотоларны җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә куйган иде.

Марина Хлебникова белән Александр Песков кочаклашып төшкән фото төрле хисләр уяткан. Сурәтне күрүчеләр җырчы бик картайган дип яза. Уңышсыз пластик операция ясаткан микән дип тә шикләнәләр.
  

Былтыр октябрьдә Хлбеникованың беренче ире Антон Логинов вафат булды дип язган идек. Ир белән хатын 199 елда ук аерылышса да, дустанә мөнәсәбәттә булган. Антон үлгәч, Марина депрессиягә бирелгән, тамашачы каршына да чыкмый башлаган. Ләкин соңгы вакытта Марина Хлебникова сәхнәгә кайтасы килүен сөйләгән иде.

Марина Хлебникова «Мой генерал», «Чашка кофию», «Солнышко мое, вставай» һәм башка җырлары белән билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар