Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коточкыч» — Вил Усманов үзенең яңа образын күрсәтте

Башы пеләшкә кырып алынган видеосын инстаграмга куеп, җырчы бөтен кешене гаҗәпкә калдырган.

news_top_970_100
«Коточкыч» — Вил Усманов үзенең яңа образын күрсәтте
Солтан Исхаков

Вил Усманов халык «әстәгъфирулла» дип әйтерлек итеп образын үзгәрткән. Сәхнәдәшләре һәм инстаграм дуслары бу видеоның чын булуына ышанып бетмәгән, әлбәттә. «Монтаждыр бу», «Олы абыегыздыр», — дип язганнар. Күпчелек халыкка Вил Усмановның кыяфәте ошамаган.

«Бу без белгән Вил Усманов түгел», «Әстәгы…», «Бер дә үзедә охшамагансың. Әллә без өйрәнмәгән шунда. Кире элекке кыяфәтеңә кайт», «Юк, килешми. Коточкыч. Ничә яшькә картайта. Җитешерсең картаерга, матур килеш кенә йөр әле», «Мама Ама Криминал», «Мафиозник», «Бандитка охшагансың», — дигәннәр.

Вил Усмановның пеләш образы бер кешенең генә күңеленә хуш килгән. «Бик күркәм. Аз гына төзәтеп җибәрсәгез. Шул кадәр килешә», — дип комментарий калдырган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100