«Коточкыч узыш»: М5 трассасындагы аварияне видеорегистратор камерасы төшереп алган
Йөк машинасы каршыга килә торган җиңел автомобильне мизгел эчендә каршы якка юл кырыена алып төшеп китә.
Башкортстанның Иглин районында М5 трассасында булган коточкыч аварияне видеорегистратор камерасы төшереп алган. Бу кадрларны «Башкортстан» телевидениесе күрсәтте.
Самара-Уфа-Чиләбе юлында 14 гыйнварда өйлә вакытында трассадан бара торган бер автомобиль алдагы машинаны узарга чыгу үлем белән тәмамлана.
Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, ГАЗ йөк машинасы белән идарә иткән 32 яшьлек Чиләбе кешесе каршы як полосага чыга. Ул алдан бара торган транспортны узмакчы була. Тик шул вакытта йөк машинасы каршыга килә торган ВАЗ-2110 автомобиленә бәрелә.
Авариягә очраган җиңел машина белән идарә итүче 65 яшьлек ир-ат урында ук һәлак була. Ул Златоуст шәһәрендә яшәүче кеше булган.
Фото һәм видео Башкортстан ЮХИДИ Баш инспекторы Динар Гыйльметдиновның социаль челтәрдәге сәхифәләрендә чыкты.