Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч мода: фото ясау өчен кәләшне кран белән кирмән өстенә күтәрәләр - видео

Кәләш җир өстеннән шактый биектә эленеп тора.

news_top_970_100

Дагыстанда яңа туй модасы барлыкка килгән. Биредә кәләшне кран ярдәмендә күккә күтәрәләр. Тарихи кирмән өстендә матур фотолар ясау өчен, кәләшне махсус утыргычка утыртып, җирдән бик биеккә менгерәләр һәм ул шунда чайкалып тора.  

«Усишинцы» паблигында чыккан видеоны РЕН ТВ күрсәтте.

Дербент шәһәрендә Нарын-Кала кирмәне янында төшерелгән кадрларда кәләш җир өстеннән шактый биектә эленеп тора, аны махсус кран ярдәмендә күтәргәннәре аңлашыла. 

«Хөрмәтле авылдашлар, сез барысын да үзегез күрәсез. Юк, бу һинд сериалы түгел, бу Дербенттагы туй. Нигә шундый куркыныч ясарга? Яшьләр акылдан яза, һәркем үзенчә, аларны туктатыр кеше дә юк. Бик борчулы бу, иптәшләр», диелгән постта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100