«Коточкыч үлем»: Бер ир-ат печән тураклый торган җайланмага егылып һәлак булган
40 яшьлек ир-атның аягы таеп китеп, фаҗига килеп чыккан.

Башкортстанда 40 яшьлек ир-ат печән турый торган җайланмада һәлак булган. Дүртөйле районара тикшерү бүлеге тикшерү башлаган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
19 гыйнварда крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче ир-ат хайваннарга печән турый. Бер мизгелдә аның аягы таеп китә. Ир-ат печән турый торган җайланма эченә төшә. Ул бик җитди имгәнә һәм фаҗига урынында ук вафат була.
Тикшерүчеләр бу урынны караган, судмедэкспертиза билгеләнгән, шаһитларны сораштыралар. Иминлек кагыйдәләре өчен җавап бирүче кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе.
Әлеге фаҗига турында Башкортстан Хакимиятендә төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр комитеты башлыгы Фәрит Гомәров сөйләгән. Аның сүзләренчә, ферма хезмәткәре эшләп торган шнеклы транспортерга егылган.