news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч һәлакәт: әни кеше үлгән, әтисе белән нәни сабый хастаханәдә

Җиңел машина йөртүче борылышта йөк машинасына юл бирмәгән: хатыны үлгән, кызы ятим калган.

news_top
Коточкыч һәлакәт: әни кеше үлгән, әтисе белән нәни сабый хастаханәдә

Кичә кич Башкортстанда Сибайда 45 яшьлек йөртүче идарә иткән ВАЗ-2106 машинасы 55 яшьлек йөртүче утырган «КамАЗ» белән бәрелешкән.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, җиңел машина йөртүче туры баручы йөк машинасына борылышта юл бирмәгән.

Җиңел машинада йөртүче, аның 33 яшьлек хатыны һәм 1 яшь 3 айлык сабый кызы да булган.

Авариядә җиңел машина йөртүче үзе җитди имгәнгән. Хатыны хастаханәдә җан биргән. Хәзерге вакытта әтисе белән кызын табиблар дәвалый.

Тикшерүчеләр һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар