news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч кадрлар: Җиңел машинага бәрелгән мотоциклчы ун метрга очып киткән

23 яшьлек егет идарә иткән «Рено» машинасы каршыга килә торган мотоцикл алдыннан кисәк кенә борыла. 

news_top
Коточкыч кадрлар: Җиңел машинага бәрелгән мотоциклчы ун метрга очып киткән

7 октябрьдә Орел шәһәрендә юл һәлакәтендә «Рено» автомобиле белән «Сузуки» мотоциклы бәрелешкән. Коточкыч мизгелләрне узып баручы машина видерегистраторы төшереп алган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Рено» машинасы каршыга килә торган мотоцикл алдыннан кисәк кенә борыла. Бәрелешү бик көчле була. Мотоцикл йөртүче 30 яшьлек ир-ат чын мәгънәсендә очып китә. Ул дистә ярым метр чамасы очып бара һәм җиргә килеп төшә. Бу мизгелләрне каршыга килүче машинадагы камера төшереп ала.

Мотоцикл йөртүче ир-ат җитди имгәнгән. Хастаханәгә барышлый ул җан биргән.

«Рено» машинасында булган 23 яшьлек егет зыян күрмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар