news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч гарасат төзелеш кранын аударган, шәһәр утсыз, сусыз калган - ахырзаман кадрлары

Кешеләр бу давылны ахырзаман галәмәте белән чагыштырган.

news_top
Коточкыч гарасат төзелеш кранын аударган, шәһәр утсыз, сусыз калган - ахырзаман кадрлары
Барнаул шәһәре уртасында төзелеш кранын көчле давыл аударган. Бер эшче һәлак булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Шаһитлар кранның машиналар өстенә төшүен социаль челтәрләрдә язган. Кранның угы никахлар сараена зыян китергән.

Тикшерүчеләр һәлак булган эшченең хуҗаларын тикшерә башлаган. Җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә.



Давыл Барнаулда бөтен шәһәрдә диярлек электр утын өзгән, шәһәрнең бер өлешендә су беткән. Бик күп агачлар, реклама такталары ауган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар