Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коточкыч факт» - Ирина Винер-Усманова Камилә Вәлиеваны Алинә Кабаева белән чагыштыра

Алинә Кабаева да допингка тест уза алмый һәм аның медален алалар.

news_top_970_100
«Коточкыч факт» - Ирина Винер-Усманова Камилә Вәлиеваны Алинә Кабаева белән чагыштыра

Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова хәзерге вакытта Камилә Вәлиева тирәсендә чыккан допинг-низагны Алинә Кабаева белән 2001 елда булган хәлләр белән чагыштырды. Бу турыда РЕН ТВ яза.

2001 елда Алинә Кабаева һәм Ирина Чащина фуросемид кулланган өчен ике елга дисквалификацияләнә. 2001 елда дөнья чемпионатында һәм Ирекле ихтыяр уеннарында яулаган медальләрен дә кире алалар.

«Алинә Кабаева белән дә шул хәл булды. Ул аның яшендә Уеннарда чыгыш ясады. Ул ябыгыр өчен өстәмәләр эчте, анда фуросемид бар иде, өч айдан дөнья чемпионаты булды. Алинә чемпион калды. Менә шул чакта гына анализ нәтиҗәләрен чыгардылар, аны ике елга алып аттылар. Токиода җәйге Олимпиадада да шул хәл булды, шуңа күрә сакланыгыз», — ди Виннер-Усманова.

Ул Вәлиеваның допинг-үрнәк нәтиҗәләрен Олимпиадада чыгыш ясаганчы әйтми торуларын коточкыч очрак дип атады.

«Коточкыч факт! Аңа декабрьдән бирле берни әйтмәгәннәр, Олимпия уеннарында чыгыш ясагач кына бу турында әйтелде», — ди Винер-Усманова.

  • Рәсми чыганак: Вәлиеваның допинг-тесты уңай нәтиҗә бирде, дип яза «Татар-информ».
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100