Коточкыч: Бизнесменны 7 яшьлек баласы белән бергә кадап үтергәннәр
Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, 35 яшьлек ир-ат һәм аның 7 яшьлек улының мәетләрен бүген иртән табып алганнар.
Мәетләр Карагандинская урамындагы торак йортлар ишегалдындагы "Тойота Ленд Крузер" машинасы салонында булган. Бу турыда Интерфакс агентлыгы җиткерә.
Оренбург өлкәсе буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе хәбәр иткәнчә, мәетләрдә бик күп пычак белән кадаган эзләр табылган.
Ярскград.ру сайты язуынча машинаны бизнесмен һәм аның 7 яшьлек улын иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә табалар. Мәетләрнең икесенең дә кулы бәйләнгән була.
Машинаны яндырырга тырышканнары билгеле. Эшмәкәр иртән улын мәктәпкә алып барыр өчен машинага кереп утырган үтерелгән дип фаразлана.