Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Коточкыч битарафлык": Интернатта яшәүче кыз бала кайнар сулы ваннада пешеп үлгән

"Коточкыч битарафлык": Интернатта яшәүче кыз бала кайнар сулы ваннада пешеп үлгән

news_top_970_100
"Коточкыч битарафлык": Интернатта яшәүче кыз бала кайнар сулы ваннада пешеп үлгән
Сахалинда акылга зәгыйфь балалар яши торган интернатта яшәүче кыз бала кап-кайнар сулы ваннада пешкән. Шуннан соң имгәнгән 15 яшьлек кыз үлгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Киров интернат-йортында эшләүче санитар хатын 15 яшьлек кызны ваннага кертеп утырта. Ул душтан су агарга куя һәм үзе чыгып китә. Санитарка памперс һәм пеленка алып килмәкче була. Кире әйләнеп килгәч, хатын бала өстенә кап-кайнар су агызып калдырганын аңлап ала. Кызның тәне пешкән була, ашыгыч ярдәм чакыралар. Ләкин имгәнгән кызны табиблар коткарып кала алмый, ул вафат була.

Үзенең һөнәри вазифаларын тиешенчә башкармау сәбәпле саксызлык аркасында кеше үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитетының Сахалин өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Сахалин губернаторы Валерий Лимаренко интернатта тикшерү башларга кушкан. "Бу коточкыч хәл. Үзенә ярдәм итә алмый торган кыз бала һәлак булды. Коточкыч битарафлык. Мондый хәл кабатланмасын өчен утраудагы барлык интернат-йортларда контрольне көчәйтергә кирәк", - дип әйткән губернатор.

Хәзерге вакытта санитар хатынны эштән җибәргәннәр, интернат директоры вазифаларын башкаручыны вазифасыннан азат иткәннәр, бүлек мөдиренә кисәтү белдергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100