Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә яшь кыз машинадан атылып чыккан - видеорегистратор кадрлары

Машина йөртүчене исә куркынычсызлык мендәре коткарган.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә яшь кыз машинадан атылып чыккан - видеорегистратор кадрлары
25 июльдә Нальчик шәһәре янындагы юл һәлакәтенә очраган машинадан кыз атылып чыккан. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Бу турыда Вести каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә кызны бер егет үз машинасына утыртып алып барган. Авариядән соң, Нальчикка хастаханәгә барышлый, кыз җан биргән.

Видеорегистратор камерасы авария мизгелен төшереп алган. "Лада Гранта" машинасын йөртүче "Газель" автомобилен узарга чыккан. Ләкин идарәсен югалткан "Лада" зур тизлектә юл кырыендагы коймага барып бәрелгән. Шуннан соң машина өч тапкыр капланып әйләнеп чыгып, юл кырыена барып төшкән.


Җимерелгән машина салонынан бер кыз очып чыккан. Машина йөртүчене исә куркынычсызлык мендәре коткарган. 

Расланмаган мәгълүматларга караганда, бу егет саңгыраулык буенча инвалид булган һәм аның таксистлык эшләчәнлегенә хокукы да булмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100