Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә яшь хатын үлә, ире һәм өч нәни кызы имгәнә

Тормозы ватылган бензовоз җиңел машинага һәм автобуска бәрелә.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә яшь хатын үлә, ире һәм өч нәни кызы имгәнә
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Мишкә районында өч машина берьюлы авариягә очрый. Бер автомобильнең тормозлары ватылу сәбәпле килеп чыккан һәлакәттә өч бала анасы үлә. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Юл һәлакәте 22 июньдә кичке җиделәр тирәсендә Сыбык авылы тирәсендә Бөре— Тастуба — Сатка юлында була. Бензовоз, Kia Optima машинасы һәм «НефАЗ» автобусы бәрелешә. Авария урынында ук Уфада яшәгән 33 яшьлек хатын үлә. 

Мәрхүмәнең гаилә әгъзалары — 35 яшьлек ире, өч баласы — 5 яшьлек игезәк кызлары һәм 8 яшьлек кызы имгәнә, аларны хастаханәгә салалар.

Фаҗиганең сәбәпләре турында бензовоз машинасын йөртүче — Уфада яшәүче 50 яшьлек ир-ат сөйли. Аның машинасының тормозы ватылган һәм бензовоз светофорның кызыл төсенә чыгып киткән. Бензовоз җиңел машинага бәрелгән. Бу урында юлны төзәтәләр. Светофор бер полоса буйлап ике якка таба хәрәкәтне көйләп тора. Тормозы ватылган бензовоз Бөредән килә, ул туктый алмый һәм Kia Optima машинасына, автобуска бәрелә.

Хәзер тикшерү эшләре бара, дип аңлатканнар Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәтендә. Бензовозда 16 тонна ягулык булган. Ул түгелмәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100