Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә тугыз кеше үлгән

Ике машинада бишәр кеше булган.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә тугыз кеше үлгән
Тугыз кеше, шул исәптән бер бала, Краснодар өлкәсендә авариядә һәлак булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Ике машина бәрелешеп, тугыз кеше һәлак булды. Шуларның берсе - бала", - дигәннәр дежур-диспетчырлык хезмәтендә.

Авариядә тагын бер кеше имгәнгән.  Аны хастаханәгә озатканнар.

Озын борылышта бер машина каршы як полосага чыккан һәм авария китереп чыгарган. 

Рязань авыл җирлеге башлыгы агентлыкка бу авария турында сөйләгән. "Ике машинада бишәр кеше булган. Кешеләр урында ук үлгән. 19 яшьлек бер кыз гына исән калган. Хәзер ул реанимациядә ята", дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100