news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә машина йөртүче салоннан атылып чыккан, пассажир янып үлгән - видео

42 яшьлек пассажир ир-ат исә ут капкан машинадан чыга алмый.

news_top
Коточкыч авариядә машина йөртүче салоннан атылып чыккан, пассажир янып үлгән - видео

15 мартка каршы төндә Калининград шәһәрендә коточкыч авария була. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

«Киа» машинасын йөртүче 34 яшьлек ир-ат полиция хезмәткәрләреннән качып китәргә маташа. Ленин проспекты буйлап барганда, ул идарәсен югалта, юлдан читкә чыга һәм агачка бәрелә.

Агачка бәрелгәннән соң, машинага ут каба. Руль артында утырган ир-ат исә салоннан очып чыга. Аның шул сәбәпле исән калуы ихтимал. 42 яшьлек пассажир ир-ат исә ут капкан машинадан чыга алмый, ул тереләй янып үлә.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, «Киа» машинасын йөртүче ир-ат исерек булуы ихтимал, ләкин ул медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Өстәвенә, бу кешенең машина йөртү таныклыгы да булмаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар