news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә һәлак булган яшь кызны туй күлмәгеннән җирләгәннәр

Коточкыч авариядә һәлак булган яшь кызны туй күлмәгеннән җирләгәннәр

news_top
Коточкыч авариядә һәлак булган яшь кызны туй күлмәгеннән җирләгәннәр
Башкортстанда юл һәлакәтендә 24 яшьлек кыз үлгән. Коточкыч авария корбаны булган мәрхүмәне туй күлмәге кидереп җирләгәннәр. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте. 

Фаҗига Салават шәһәрендә яшәгән 1 октябрьдә була. Төнгә каршы Калинин һәм Губкин урамнары чатында ВАЗ-2112 һәм Chevrolet Lanos машиналары бәрелешә. Светлана исемле кыз ВАЗ машинасында пассажир урындыгында утыра. Ул авариядән соң хастаханәгә алып барышлый җан бирә.
Авария китереп чыгарган ике машина йөртүче дә исән калган, аларны хастаханәгә озатканнар. 

Әлеге юл һәлакәте мизгеле видеога эләккән.



4 октябрьдә Светлананы соңгы юлга озаталар. Мәрхүмәнең дусты сүзләренчә, кызны туй күлмәге кигән килеш җирлиләр. Ул әле кияүгә чыгарга да өлгермәгән булган. 
 
Светлананың әнисе ярты ел элек кенә ирен дә җирләгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар