Коточкыч авариядә ир белән хатын һәлак булган, балалары хастаханәдә
Чиләбедән Краснодар өлкәсенә баручы гаилә Ростов өлкәсендә юл һәлакәтенә очраган.
29 декабрьдә кичке якта Ростов өлкәсендә трассада җиңел машина каршыга килә торган «КАМАЗ»га бәрелә. Җиңел машинада Чиләбедән килә торган гаилә була. Бу хакта өлкә буенча ЮХИДИга сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
«Хендай» җиңел машинасын йөртүче ир-ат хатыны һәм 5 һәм 11 яшьлек ике баласы белән бергә Чиләбедән Краснодар өлкәсенә бара. Юл озак булганга, әти кеше арып китүе ихтимал. Бер мизгелдә ул идарәсен югалта, машина каршы як полосага чыга һәм йөк машинасына бәрелә.
Бәрелешү шулкадәр көчле буа, җиңел машина тимер-томыр өеменә әверелә.
43 яшьлек ир белән хатын урында ук һәлак була, аларның ике улын хастаханәгә алып китәләр. Малайларның олысының сөякләре сынган, ул реанимациядә, нәни малай да травмалар алган, диелә хәбәрдә.