news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә дүрт кеше, шул исәптән күкрәк балалары һәлак

Ике машина кара-каршы бәрелешкән юл һәлакәтендә тагын ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән.

news_top
Коточкыч авариядә дүрт кеше, шул исәптән күкрәк балалары һәлак

15 декабрьдә кичке сигезләр тирәсендә Башкортстанның Дүртөйле районының Атсөяр авылы янында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу фаҗига турында «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ВАЗ 2107 һәм ВАЗ-2111 машиналары кара-каршы бәрелешкән.

ЮХИДИ хезмәте агентлыкка хәбәр иткәнчә, авариядә җиде кеше зыян күргән. Алар барысы да шушы машиналарда утырып барган.

Зыян күрүчеләрнең дүртесе урында һәлак булган. Алар арасында 30 яшьлек хатын-кыз, 49 яшьлек ир-ат, икедән өч айга кадәр яшьтәге ике күкрәк баласы бар.

Тагын өч кешене Дүртөйле районының Үзәк хастаханәсенә китергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар