Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә өч дус - яшь егетләр һәлак булган

ЮХИДИ машинасыннан качып баручы "Лада Приора" юл кырыена төшеп китеп, берничә тапкыр әйләнеп капланган.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә өч дус - яшь егетләр һәлак булган
Башкортстанда Мишкино авылында коточкыч авариядә өч яшь егет һәлак булган. Бу турыда "Башинформ"хәбәр итте.

ЮХИДИ инспекторы "Лада Приора"ны туктатмакчы булган. Ләкин машина йөртүче тыңламыйча, узып киткән. Шуннан соң патруль машинасы җиңел машинаны куа чыккан. 

Качып баручы "Лада Приора" юл кырыена төшеп китеп, берничә тапкыр әйләнеп капланган. Салонда биш кеше булган. 

Кайсыбер мәгълүматлар буенча, машина йөртүче исән-сау. Аның янында утырган кыз хастаханәдә. Калган өч пассажир урында ук һәлак булган.

Һәлак булучыларның берсенең яшь хатыны тол, бер яшьлек улы ятим калган. Икенче егеткә августта 25 яшь туласы булган.

Танышлары сөйләгәнчә, егетләр дус, күрше булган, армиядә хезмәт итеп кайткан. "Ышанып та булмый. Алар шат күңелле, гел елмаеп торалар иде", - дип әйткән егетләрнең дус кызы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100