Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә биш егет һәлак булган

ВАЗ-2106 автомобиле “Камаз” машинасына бәрелгән.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә биш егет һәлак булган
https://pixabay.com/

22 ноябрьдә кичке ун тирәсендә Төньяк Осетиянең Ставрополь -Моздок-Крайновка юлының 21нче чакырымында коточкыч авария була. ВАЗ-2106 автомобиле каршы як полосага чыгып китә һәм «Камаз» машинасына бәрелә. Бу турыда «КП» сайты хәбәр итте.

ВАЗ машинасында биш кеше була. Алар 18дән 26 яшькә кадәрге егетләр.

Төньяк Осетия-Алания республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, егетләр барысы да авария урынында үлә.

Мәрхүмнәрнең мәетен Моздок шәһәре моргына илткәннәр. Урында хокук саклаучылар эшли, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Йөк машинасы җиңел автомобильне таптап изгән диярлек. Мәрхүмнәрне алу өчен, тимерләрне кискәләргә туры килгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100