Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә бер ир-ат могҗиза белән генә исән калган

Юл уртасында туктап калган УАЗның артына 100 км\сәг тизлектә иномарка килеп кергән мизгелне видеорегистратор төшереп торган.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә бер ир-ат могҗиза белән генә исән калган

Мәскәүнең көньягында ике машина бәрелешкән һәм өч кеше имгәнгән. УАЗ машинасын йөртүче ир-ат икенче тапкыр туган көнен бәйрәм итә ала — ул могҗиза белән генә исән калган. Әлеге аварияне видеорегистратор камерасы төшереп алган. Шул кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Авария 14 мартта кичке алты тирәсендә Варшава шоссесында була. УАЗ машинасының бер запчасте янып чыга, ул полоса уртасында туктап кала. Машина йөртүче «авария» сигналын яндырып куя һәм машинасыннан чыга. Ул башка автомобильләр дә күрсен өчен өчпочмаклы кызыл билгене юлга куярга җыена. Тик шул чакта УАЗ машинасына арткы яктан Peugeot автомобиле килеп бәрелә. Ул 100 км\сәг чамасы тизлек белән килә торган була.

УАЗ йөртүчесен каты имгәнүдән һәм һәлак булудан берничә сантиметр аралык коткарып кала. Иномарка бәрелгәч, УАЗ берничә метрга алга очып китә, ә йөртүче ир-ат үз аякларында басып кала.

Могҗиза белән генә исән калган ир-ат сүзләренчә, аның хатыны һәм иномарка салонындагы ике кеше — өлкән яшьтәге хатын-кыз һәм ир-ат имгәнә. Хатынның дүрт кабыргасы сынган, ир-атның сөякләре имгәнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100