Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Котлыйбыз!» – Радик Яруллинга мактаулы исем биргәннәр

news_top_970_100
«Котлыйбыз!» – Радик Яруллинга мактаулы исем биргәннәр
Фото: Радик Яруллинның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы, композитор, продюсер Радик Ярулллин, ягъни без белгән ди-джей Радик сөенечле яңалыгы белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Кичә Мәскәүдә аңа мактаулы исем биргәннәр. Хәзер ул – Татарстанның атказанган артисты.

«Татарстанның атказанган артисты! Әлеге исемне кичә миңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды!

Бу хәл Рамазан аенының кыл уртасында булды. Рәхмәт Аллаһы Тәгаләгә. Рәхмәт әти-әниемә, гаиләмә һәм мине «поддерживать» иткән барлык якыннарыма. Аерым зур рәхмәт Татарстан Республикасы вәкиллегенә. Иҗади хезмәттәшем Айрат Сафинга һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллинага», – дип, рәхмәтләрен җиткергән Радик.

Ди-джейның сәхнәдәшләре, виртуаль дуслары аны ихластан котлаганнар, киләчәктә дә аңа иҗади уңышлар теләгәннәр.

Ул теләкләргә «Интертат» та кушыла. Афәрин, Радик!

Фотолар: Радик Яруллинның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100