Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Котлый аласыз...» – Фирдүс Тямаевның читтә тагын бер баласы үсүе «ачыкланган»

news_top_970_100
«Котлый аласыз...» – Фирдүс Тямаевның читтә тагын бер баласы үсүе «ачыкланган»
Рамил Гали

Җырчы Фирдүс Тямаевның Стәрлетамактагы концертында барлык тамашачыны шаккаттырган бер хәл булган. Бер ханым сәхнәгә менеп, Фирдүс Тямаевтан бала табуын хәбәр иткән. 

Мин сезгә беркемне дә хәтерләтмимме? Узган елны шушы сәхнәдә мин сезгә маршрут кәгазе бүләк иткән идем. 

Тәәк...

Мин сезгә маршрут кәгазе бирдем, ә сез мине 303 бүлмәгә чакырдыгыз…Сезнең концерттан энергетика шәп булган ахры, төгәл 9 ай үтүгә мин бала таптым. «Тайны ДНК» тапшыруына барып кайтмыйча булмас. Ә бәлки әле Андрей Малахов тапшыруында да утырырбыз. Мин эстрада артисты Фирдүс Тямаевтан бала таптым дип әйтермен. Озак тора алмыйм, балам елый. Сезгә ак юллар, такыр юллар.Утлар сүнмәсен, сулар басмасын. 

Рәхмәт сезгә...

Ул арада сәхнәгә тагын бер кыз менгән. «Фирдүс, мин сине яратам, приходи к воротам. Чакыр мине дә 303 бүлмәгә...Мин татарча начар сөйләшәм, әмма сине аңлыйм», – дигән ул. 

Җырчы каушавыннан үзеннән «бала тапкан» кыз бүләк иткән тортны ашап бетерә язган.

Кызлар, рәхмәт. Тик, әйдәгез, бу теманы халык алдында сөйләшмик әле, зинһар өчен, – дип котылган бәйләнчек хатыннардан җырчы.

«Косяклар чыга башлады. Балам бар икән. Котлый аласыз», – дип язып, Тямаев бу шаян видеоны ВКонтакте челтәренә урнаштырган. 

Социаль челтәрләрдә утыручылар әрсез тамашачыны тәнкыйтьләп комментарийлар калдырганнар. Бигрәк ямьсез кыланалар. Әйбәт кенә хатыннар кебек үзләре, башларын югалталар», «Бигрәк оятсыз хатын», «Мәгънәсез шаяртулары….» – дип ачуланганнар.  

«Димәк, Фирдүс интернет аркылы да тарата ала», «Салават дәрәҗәсенә менеп җиттең, димәк. Аның да үзе белмәгән балалары күп иде бит», «Әле ярый торт кына алып килгән. Бала алып килеп тоттырмасыннар», – дип тә шаяртканнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100