Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Котлаулар кабул итәбез» – Винарис белән Лилия Хәмитова «әти-әни» булган

news_top_970_100
«Котлаулар кабул итәбез» – Винарис белән Лилия Хәмитова «әти-әни» булган
социаль челтәрләр

Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрләрдә зур шатлыгы белән уртаклаша. Күптән түгел генә кавышкан пар инде «әти-әни» булырга да өлгергән. 

«Күптән көтелгән яңалык! Безнең дикобраз туды. Казанның зооботаника бакчасында туган дикобразның әти-әнисенә безнең хөрмәткә Винарис белән Лилия дип исем кушарга тәкъдим иткәннәр иде. Без бик дулкынланабыз һәм яңа туган дикобраз баласына исем эзләү белән мәшгульбез. 

Котлаулар кабул итәбез! Әти-әни булдык!» – дип шаяра Винарис.

Дикобраз баласына ЛиВарис, Лильвин, ВинЛи, Ливан, Винлия, Лиярис кебек исемнәр тәкъдим итеп, комментарийлар калдырганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100