Блогер Равил Закиров социаль челтәрләрдә куанычы белән уртаклаша. Аның игезәк сыңары – әни, ә Равил үзе абый булган. «Аллаһка шөкер, мин абый булдым. Игезәгем бүген, 8 май көнне, кыз бала тапты. Котлаулар кабул итәбез, гаиләбез ишәйде», – дип язган ул.
Равилнең сәхифәсен карап баручылар сабыйның тәүфыйклы, тәрбияле булып, әти-әнисенә таяныч, терәк булып үсүен теләгәннәр.