Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коткарырга маташучылар аңын югалтты». Бер егет солярка мичкәсендә алты сәгать яткан

Ульяновск өлкәсендә 23 яшьлек егет куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә, һәлак була язган.

news_top_970_100
«Коткарырга маташучылар аңын югалтты». Бер егет солярка мичкәсендә алты сәгать яткан
https://73.mchs.gov.ru

16 майда Ульяновск өлкәсендә эшче ир-ат корабның ягулык мичкәсенә егылып төшкән һәм аны алты сәгать буенча чыгара алмаганнар. Коткарырга маташучы ир-атлар үзләре дә солярка исен иснәп, хастаханәгә эләккән. Шулай итеп эшче ир-ат алты сәгать буенча мичкәдә торган, бәхеткә, ул исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вакыйга кораблар төзәтә торган заводта була. Өч ир-ат судно төзәтә. Шул чакта 23 яшьлек Сергей солярка салынган ягулык мичкәсенә егылып төшә. Ул иминлек кагыйдәләренә карамыйча, противогаз һәм респиратор кимичә генә эшли. Шул сәбәпле ул ягулык парлары белән агулана, башы әйләнеп китә һәм мичкәгә егыла.

Бәхеткә, егет тончыкмый, солярка өстендә йөзеп йөри. Аны 37 яшьлек һәм 19 яшьлек хезмәттәшләре коткармакчы була. Алар да солярка исе белән агуланып, аңын югалта. 

13.06 сәгатьтә бу турыда коткаручыларга хәбәр итәләр. 13.30 сәгатьтә коткаручылар килә. Мичкәдәге егетне коткару катлаулы булып чыга.

«Махсус җиһазлар куллануга карамастан, кислород җитми. Керү юллары бик тар булу сәбәпле, егет янына узу да кыенлаша», — дип сөйли коткаручылар. Алар резерв экипаж чакыра. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ягулык мичкәсенә төшә, имгәнгән егетне җепләр белән бәйләп, тартып чыгаралар.

Коткару операциясе өч сәгать чамасы дәвам итә. 

Бәхеткә, Сергей исән, аны хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100