Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коткарып булмады». Томск хастаханәсенең баш табибы COVID-19 авыруыннан өзлегеп үлгән

Андрей Кошель җитәкләгән хастаханә төбәктә беренчеләрдән булып коронавируслы авыруларны кабул итә башлаган.

news_top_970_100
«Коткарып булмады». Томск хастаханәсенең баш табибы COVID-19 авыруыннан өзлегеп үлгән
Владимир Васильев

Томск шәһәренең 3 нче номерлы хастаханәсенең баш табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Кошель вафат. Аңа 54 яшь булган. Табиб коронавирус инфекциясеннән соң барлыкка килгән өзлегүләрдән үлгән. Бу турыда өлкәнең сәламәтлек саклау департаментына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Бүген Кардиология буенча фәнни-тикшеренү институтында коронавирус инфекциясеннән соң катлаулы өзлегүләрдән безнең хезмәттәшебез, медицина фәннәре докторы, профессор, 3 нче хастаханәнең баш табибы Андрей Петрович Кошель 55нче яшендә вафат булды. Төбәктәге берничә медицина оешмасы табибларының тырышлыгына карамастан, Андрей Петровичны коткарып калып булмады», диелә хәбәрдә.

Кошель идарә иткән вакытта 3 нче номерлы хастаханә Томск өлкәсендә коронавирус йоктыру ихтималы булган COVID-19 диагнозы куелган кешеләрне беренче булып кабул итә. Тәҗрибәсе һәм белемнәре ярдәмендә Кошель кыска вакыт эчендә хастаханәдә COVID-19 авыруларын дәвалау эшчәнлеген оештыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100