Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коткарыгыз, коткарыгыз!» – дип йөгергән малайга булышкан бабайга «Нива» биргәннәр

news_top_970_100
«Коткарыгыз, коткарыгыз!» – дип йөгергән малайга булышкан бабайга «Нива» биргәннәр

Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендә 35 яшьлек Павел П. мәктәп укучысының телефонын урлап качмакчы булган, аны 72 яшьлек бабай тоткарлаган.

Ишегалдында төшерелгән видеодан күренгәнчә, мәктәп баласы артыннан башта ачык төстәге киемле кеше килә һәм баланың телефонын тартып ала. Малай: «Коткарыгыз, коткарыгыз!» – дип ачыргаланып кычкыра башлый.

Ишегалдында иске генә «Ока» машинасын рәтләп яткан бабай бу тавышларны ишетеп ала һәм каракның каршына йөгереп килә. Ул егетне аяктан ега һәм балага телефонын кайтара. Шунысы игътибарга лаек: 72 яшьлек бабай белән яшь ир-атның сугышып ятуына узып баручы ир-атның исе китми, бала елап торса да, ул тыныч кына аларны узып китә.

«Маш» каналы хәбәрчеләре шушы бабайны эзләп тапкан. 72 яшьлек Михаил Макаров – 20 ел дәвамында сакчы булып эшләгән, хәзер пенсиядә. «Үзенең «Ока» машинасын, Россиядә ясалган машиналарны һәм гаделлек ярата», – дип яза канал.

Күптән түгел ул районда тәртип саклаучылардан торган пенсионерлар оешмасы булдырырга теләгән. Бу тәкъдиме белән хакимият органнарына да мөрәҗәгать иткән булган.

Җинаятьчене тоткарлап, балага ярдәм иткәннән соң, Михаил Макаровка шәһәр исеменнән машинага сертификат тапшырганнар. Аңа «Гранта» яки «Нива» машинасын сайларга кушканнар. Бабай «Нива» сайлаган. Каракка җинаять эше ачканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100